Мин кар көтәм! Кар явуын көтәм!…

Мин кар көтәм! Кар явуын көтәм!
Кар саруын көтәм җиһан таңын!
Карлар белән кире кайтыр кебек
Чана тартып йөргән балачагым!..

Чана тартып күршеләргә кергән
Кыз баланың садә сабыйлыгы.
Онытырлыкмени шул сабыйга очып кунган
Ата казның канат авырлыгын?!

… Ә җәй буе капка төпләрендә
» Кибет» эшли иде. «Сок» сатабыз.
Кое суы, яшел суган, шикәр —
Шуны яхшы итеп болгатабыз!

Әфлисуннар урынына — кыяр.
Кәнфит урынына — яшел борчак.
«Орбит», «Дерол» түгел, тәмле итеп
Без сумала чәйни идек ул чак!

Рәхәтләнеп уйный идек. Уенчыксыз!
Кукуруздан иде безнең курчак!
Өстәл клеенкасы асларына җыйган кәнфит
Кәгазьләрен тәмләп иснәш ул чак…

Ә чирләсәк… Бабакайның бер тиенлек
Ютәл даруында дәва иде!
Эч авыртса, баш авыртса, бармак шешсә —
Бөтенебез шул даруны каба иде!

Ә мал суйсак!..
Оныкларын тезеп
Калай кашыкка сөяк эчен кагып
Җилек бирә иде бабакаем!
Әй, сөенә идек шуны кабып!

… Кино карагандай күз алдыннан
Шул кадрлар үтә-китә. Бер тын.
Бүгенге көн мине даулый. Колак ярып
Чынлык чылбырлары чыңлый: Чың! Чың!..

Балачакка кайта хәтер. Көн дә кайта.
Ләззәт алам. Садә мизгел. Садә минут!
… Көз-кыш арасында саллы көрөш —
Томан гына төшә. Кар һаман юк…

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт